news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнгать белгече Рауза Солтанова «Театраль роман 2020» премиясенә лаек булды

Ул әлеге бүләкне «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабы өчен алды.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова «Театраль роман 2020» премиясенә лаек булды
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Барлык диннәр храмын төзүче Илдар Хановның тол хатыны — сәнгать белгече Рауза Солтанова театр турындагы әдәбият өлкәсендә «Театраль роман 2020» VII премия лауреаты булды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабы өчен бүләккә лаек булды, диелә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәрендә.

«Мәскәү тамашачысы Рауза Солтанованы яхшы белә. Ул башкалага Камал театры труппасы белән еш килә», диелә хәбәрдә.

2017 елда ул А. А. Бахрушин исемендәге Театр музеенда «Татар театры тарихы афишаларда һәм плакатларда» күргәзмәсе кураторы булды. Ике елдан шул ук музейда ул Камал театрының баш режиссеры истәлегенә багышланган «Марсель Сәлимҗанов театры» күргәзмәсен җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot