Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәнгать белгече: Милли бизәкне саклауда төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк
Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сүзләренчә, милли сәнгатькә карата эстетик тәрбия системасын эшләргә кирәк.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фикеренчә, күннән милли бизәк ясау сәнгатен саклап калу өчен төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк.
«Төрки халыкларда булган бүгенге тәҗрибәне исәпкә алып эшләгән вакытта гына без бу өлкәдә үзгәреш кичерербез дип уйлыйм. Үзбәкстанда чигү сәнгате бик алга киткән, ул бүгенге көн модасында ярылып ята. Казахстанда шулай ук күн эшкәртү һәм киез басу популяр. Бездә каюлы күн эшләнмәләре зур модага кермәгән», — дип сөйләде ул Милли музейда узган түгәрәк өстәл барышында.
Аның фикеренчә, милли сәнгатькә карата эстетик тәрбия системасы баскыч кебек эшләнергә тиеш. Ул балалар бакчасыннан алып зур уку йортларына кадәр — һәр баскычта булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз