Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сүнгән йолдызлар»ны карарга республиканың биш мәдәният министры килде
Камал театры Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен чыгарды.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакле премьерасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың биш мәдәният министры карый. Театрда спектакльнең беренче көне.
Театр җитәкчелеге татар драматургиясенең классикасы булган әсәрнең яңа куелышы белән танышырга төрле елларда мәдәният министры булган Марсель Таишев, Илдус Тарханов, Зилә Вәлиева, Айрат Сибагатуллин, Ирада Әюпованы чакырган.
Тамашачылар арасында театр артистлары үзләре, язучылар, театр белгечләре бар.
- Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» спектакле 1971 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куела. 50 елдан соң спектакльне Камал театры сәхнәсенә Фәрит Бикчәнтәев кайтарды.
Спектакль премьерасын 16 февраль көнне Чаллы тамашачысы онлайн карый алачак. Билетлар сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз