news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында хуҗабикә үз йортында янып үлгән

Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында хуҗабикә үз йортында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Алабуга районының Колосовка бистәсендә бер катлы агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнге икеләр тирәсендә килгән», - дип төгәллек керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ялкын телләре зур булмаган шәхси йортны тулысынча ялмап алган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта 44 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә тап булганнар.

Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot