news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сүндерелмәгән сигарет Казанда “Пушкинский” бизнес-үзәгендә чыккан янгын сәбәпчесе булган

Янгын Пушкин урамындагы дүрт катлы 52нче йорттагы насос бүмәсендә чыккан.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Сүндерелмәгән сигарет Казанда “Пушкинский” бизнес-үзәгенең цоколь катында чыккан янгын сәбәпчесе булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке уннар тирәсендә Пушкин урамындагы дүрт катлы 52нче йорттагы насос бүмәсендә тәмәке тартканда саксызлык аркасында әйберләр янып киткән.

0,5 квадрат метр мәйданда чыккан янгынны каравылчылар янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндергән.

Янгында зыян күрүче булмаган. Бинадан эвакуацияләү таләп ителмәгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot