Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
С.Нарышкин: “Закон чыгаручылар алдында торган бурычларның берсе - инновацияле эшчәнлекнең хокукый инструментларын формалаштыруны дәвам итү”
Бу ел ахырында “Федераль контракт системасы турында”гы федераль канун кабул ителергә мөмкин
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бүген закон чыгаручылар алдында торган төп бурычларның берсе - инновацияле эшчәнлекнең хокукый инструментларын формалаштыруны дәвам итү. Бу барлык этапларны эченә ала: башлангыч венчур инвестицияләреннән алып финал стадиясенә, капитал базарына чыгаруга кадәр. Бу өлкәдә күп нәрсә законннарны модернизацияләүгә бәйле булачак”. Бүген әлеге теманы IV Халыкара инновацион нанотехнологияләр форумы ачылышында РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин күтәрде. Казан IT-паркында ишекләрен ачкан “NANOTECH 2012” форумы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ Инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкаручы директоры Иван Бортник, Россия төбәкләре башлыклары һ.б. катнашты.
Сергей Нарышкин бүген Дәүләт Думасында “Федераль контракт системасы турында”гы федераль законның икенче укылышка әзерләнүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ел саен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан зур күләмдәге ресурслар дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар, хезмәтләр сатып алуга тотыла. “Дәүләт яңа продуктлар, инновацияле технологияләр үсешен стимуллаштырырга тиеш. Төрле дәрәҗәләрдәге казналардан бүленә торган бу финанслар инновацион элементлы товар һәм хезмәтләр сатып алуга тотылырга тиеш. Бу мөһим таләпне нәкъ менә контракт системасы исәпкә ала. Муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге бюджетлар инновациянең иң камил, яңа үрнәкләрен сатып алуга йөз тотарга тиеш”, -дип ассызыклады Сергей Нарышкин.
“Федераль контракт системасы турында”гы федераль канунны икенче укылышка әзерләү барышында “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан документка берничә төзәтмә тәкъдим ителгән. Бу хакта форум ачылышында Анатолий Чубайс искәртеп китте. Әлеге төзәтмәләрнең берсе федераль контракт системасы концепциясенә “тормышчан цикл” төшенчәсен кертүдән гыйбарәт. Анатолий Чубайс ассызыклаганча, монда сүз абстракт төшенчә турында түгел, реаль әйбер хакында бара. “Яңа инновацияле продуктның сатып алу моментында бәясе үзе алмаштыра торган продуктка караганда кыйммәт. Моның сәбәбен аңлау өчен инновацияле продуктның нигез үзлекләренең бик яхшы, аның тормышчан циклының да озын булуын онытмаска кирәк. Әгәр моны исәпкә алмасак, без продуктларны бәясе буенча гына чагыштырачакбыз. “Тормышчан цикл” төшенчәсен концепциягә кертү дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда инновацияләргә йөз белән борылу булыр иде”, - диде ул. “РОСНАНО” җитәкчесе закон чыгаручылар бу тәкъдимне исәпкә алырлар дигән ышаныч белдерә.
“Федераль контракт системасы турында”гы канун бу ел ахырында тулысынча кабул ителер дип көтелә.
РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин РФ Гражданлык кодексына төзәтмәләр кертү мәсьәләсенең каралуын да җиткерде. Аның белдерүенчә, хәзер фикер алышына торган төзәтмәләр инвесторлар капиталының инновацияләргә, нанотехнологияләргә нигезләнеп яңа продуктлар җитештергәндә актив катнашуын тәэмин итәчәк, бизнесны алып баруның корпоратив формасын да уңайлаштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз