Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән ике мең кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 2029 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында 457 бала да бар. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда урман бете кадалуга бәйле - 502, Әлмәттә – 218, Чаллыда 214 очрак теркәлгән.
Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән. 9950 кеше талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан, бу планның 72 процентын тәшкил итә, дип белдерделәр Роспотребнадзорда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз