news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Март башыннан бирле Казанда айлык норманың 40 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән

Март башыннан бирле Казанда айлык норманың 40 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан башкаласында язның беренче ае башыннан бирле айлык норманың 40 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Бүген шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруда һәм аны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүдә 510 машина һәм 574 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Гомумән алганда, кышкы сезон башыннан бирле республика башкаласы урамнарыннан 1,5 миллион тоннадан артык кар чыгарылган, шуның 838 мең тоннасы –февраль аенда.

Юллар һәм тротуарларны кардан чистартуга кагылышлы хәбәрләрне Казанда яшәүчеләр @kznhelpbot Telegram-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 (гомумшәһәр территорияләре) һәм 8 (843) 236-4-123 (ишегаллары) телефоннары буенча җибәрә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot