Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Татарстанда күп фатирлы торак төзү күләме кискен арткан
Татарстанда гыйнвар-февраль айларында 305 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында 64 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган булган. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев «РБК Татарстан»га шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, күп фатирлы йортлар буенча статистика берничә тапкырга арткан. Ул аңлатканча, бу узган елның дүртенче кварталында тәмамланган проектлар белән бәйле, алар инде 2026 елда ук файдалануга тапшырыла башлаган.
Елның беренче ике аенда республикада барлыгы 750 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 445 мең квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры килгән.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга торак файдалануга тапшыру буенча минималь план Татарстан өчен 3,175 миллион квадрат метр күләмендә билгеләнгән. Гимаев бу күрсәткечкә ирешеләчәгенә ышаныч белдерде.
2025 елда республикада файдалануга тапшырылган торак күләме 3,5 миллион квадрат метрдан артып киткән. Министр урынбасары сүзләренчә, 2028 елда гына мондый күләмгә ирешү планлаштырылган булган.
Узган елда яңа сафка бастырылган торакның төп өлешен шәхси йортлар тәшкил иткән: шәхси торак төзелеше сегментында 2,4 миллион квадрат метр файдалануга тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз