news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып Казан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 29 кешенең гомере өзелгән

Фото: © «Татар-информ»

2025 елның 11 аенда республика башкаласы юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 29 кеше һәлак булган. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, әлеге чорда барлыгы 1124 авария теркәлгән, аларда 1344 кеше зыян күргән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 8-27 декабрьгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә. Инспекторлар машина йөртүчеләргә кагыйдәләрне үтәргә һәм юлда үзеңне куркыныч астына куймаска кирәклеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot