news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан бирле теркәлгән аварияләрдә 28 кеше һәлак булган

Казанда ел башыннан бирле теркәлгән аварияләрдә 28 кеше һәлак булган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда ел башыннан 1099 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 28 кешенең гомере өзелгән, тагын 1312 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерә.

Шул ук вакытта, Казандагы юл-транспорт һәлакәтләренең шактый зур өлеше эңгер-меңгер вакытына, шулай ук кичке һәм төнге сәгатьләргә туры килә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 10 ай эчендә зыян күрүчеләр булган аварияләрнең иң күбе (67,5 процент) нәкъ менә шушы вакытта теркәлгән. Узган ел мондый юл-транспорт һәлакәтләренең өлеше 61,2 процент тәшкил иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot