Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел башыннан Татарстан бюджетына 1,3 миллиард сумга якын салым булмаган керемнәр кергән
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 августка кадәр Татарстан бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан 1 миллиард 271,56 миллион сум күләмендә салым булмаган керемнәр кергән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, милекне арендалаудан керемнәр 173,99 миллион сум тәшкил иткән. Дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлешенә - 40 миллион, җир арендасына – 81,66 миллион, сервитутка – 27,47 миллион, ышанычлы идарәгә 73,11 миллион сум туры килгән.
Шул ук вакытта, дивидендлар республика бюджетына 816,64 миллион сум китергән. Милекне сатудан кергән акча – 52,66 миллион, җир кишәрлекләрен сатудан – 5,98 миллион, башка керемнәр 0,05 миллион сум тәшкил итә.
«Дәүләт милкен, шулай ук җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан тотрыклы керемнәр - бу министрлыкның активлар белән нәтиҗәле идарә итү буенча системалы эше нәтиҗәсе», - дип белдерделәр ведомствода.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз