news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан бирле татарстанлылар «Халык контроле»нә 80 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән

Ел башыннан бирле татарстанлылар «Халык контроле»нә 80 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән
Фото: © «Татар-информ»

2026 ел башыннан Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 82 835 мөрәҗәгать килгән. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, республика халкын барыннан да бигрәк төзекләндерү мәсьәләләре борчыган, андый мөрәҗәгатьләр саны 35 меңнән артып китә. Икенче урында – юлларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр, бу теманы республика халкы 28 меңнән артык тапкыр күтәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot