Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ел башыннан алып гаилә ипотекасыннан 325 мең гаилә файдаланган
2026 ел башыннан алып Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасыннан 325 мең гаилә файдаланган. «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле ил буенча мондый гаиләләр саны 870 меңнән артып киткән.
РФ вице-премьеры Татьяна Голикова үткәргән «Гаилә» илкүләм проекты буенча проект комитеты утырышында шундый саннар китерелде. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте искәртеп үткәнчә, «Гаилә» илкүләм проекты составында барлыгы биш федераль проект («Гаиләгә ярдәм», «Аналар һәм балаларны саклау», «Күп балалы гаилә», «Өлкән буын», «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы») гамәлгә ашырыла.
Киңәшмәдә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, Мордовия Республикасы губернаторы, РФ Дәүләт советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Артем Здунов, Сәламәтлек саклау, Фән һәм югары белем, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары һәм башка федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.
Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүнең һәм илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп алымнарыннан берсе булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз