news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында ел башыннан алып 85 кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларында ел башыннан алып 717 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«717 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 85 кешенең гомере өзелде. Тагын 867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды», - диде Айрат Сәмигуллин.

Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 16га кимегән. Әмма һәлак булучылар саны 23кә арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot