news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел башыннан алып мошенниклар Татарстан халкының 1 миллиард сумнан артык акчасын урлаган

Ел башыннан алып мошенниклар Татарстан халкының 1 миллиард сумнан артык акчасын урлаган
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

Ел башыннан алып мошенниклар Татарстан халкының 1 миллиард 211 миллион сум акчасын урлаган. Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән законсыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Ел башыннан бирле Татарстанда 3 437 мошенниклык очрагы теркәлгән. Мошенниклар барлыгы 1 миллиард 211 миллион 729 мең сум акча урлаган», - диде Рәдис Йосыпов.

Бу - шактый зур сумма, әмма ул узган ел белән чагыштырганда 53 миллион сумга кимрәк, дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot