news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан алып 1 миллионнан артык кеше диспансеризация узган

Татарстанда 2025 елның ун аенда 1 038 000 кеше диспансеризация узган. ТР Дәүләт Советында «Сәламәтлек саклау проблемалары турында» дигән түгәрәк өстәл утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев шулай дип белдерде.

«План 86 процентка үтәлде. Бу бик зур сан», – дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры.

Быелның ун аенда татарстанлылар республика поликлиникаларына 16,7 миллион тапкыр килгән. Уртача алганда, һәр кеше медицина учреждениесенә төрле сәбәпләр белән дүрт тапкыргы якын мөрәҗәгать иткән, дип искәртте министр.

Татарстан табиблары беренче тапкыр 80 мең чир ачыклаган. 1 497 пациентта яман шеш табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot