Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Февраль башыннан Казанда айлык норманың 121 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән
Февраль башыннан Татарстан башкаласында айлык норманың 121 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Кичә шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруга 1229 машина һәм 634 юл эшчесе җәлеп ителде. ТР башкаласы урамнарыннан 31,4 мең тонна кар чыгарылган, ә юллар һәм тротуарларны эшкәртүгә 1061 тонна бозлавыкка каршы материал (366 тонна реагент һәм 695 тонна ком-тоз катнашмасы) сарыф ителгән.
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуда 614 берәмлек техника, шул исәптән 69 катнаш юл машинасы, 88 трактор щеткасы һәм 574 юл эшчесе катнаша.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Гомумән алганда, кышкы сезон башыннан бирле республика башкаласыннан 967,8 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы 52,2 мең тонна материал сарыф ителгән.
Казанда яшәүчеләр юллар һәм тротуарларны кардан чистартуга кагылышлы хәбәрләрне @kznhelpbot Telegram-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 (гомумшәһәр территорияләре) һәм 8 (843) 236-4-123 (ишегаллары) телефоннары буенча җибәрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз