news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнәгать предприятиеләре киберкуркынычсызлыгы мәсьәләләре Иннополистка карала

Еллык IV конференция “Бергәләп эш итәр чак” шигаре белән уздырыла.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Иннополис шәһәре территориясендә бүген “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшли башлый. Сәнәгать системаларын киберһөҗүмнәрдән саклау мәсьәләләре турында сөйләшү “Бергәләп эш итәр чак” шигаре белән үткәрелә.

Әлеге конференциягә индустриаль системалар куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы экспертлар гына түгел, Россиянең һәм чит илләрнең электр энергетикасы, атом, транспорт, машиналар төзү, нефть һәм газ, шулай ук хәзерге заман икътисадының башка өлкәләрендә эшли торган предприятиеләр җитәкчеләре дә катнашыр дип көтелә. Конференцияне башлау тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашырга җыена. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында мәгълүмат бирелгән.

Моннан тыш, 13 октябрь көнне “Корстон” комплексында, “Finnopolis-2016” инновацион финанс технологияләре форумы кысаларында, “Яңа каршылыклар һәм янаулар шартларында киберкуркынычлык” темасына зур сөйләшү Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина катнашында дәвам иттерелә. Аның Казанга 12 октябрьдә килүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100