news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнәгать паркы резидентлары өчен салым ташламалары кертелә

Салым ставкасы сәнәгать паркы мәйданында резидентлар белән тулылык 70 проценттан да артмаган очракта кулланыла

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы утырышында сәнәгать паркы резидентлары өчен салым ташламалары буенча өч закон проекты каралды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәнәгать парклары нәтиҗәлелеген арттыру буенча йөкләмәсе нигезендә, Икътисад министрлыгы аларны үстерү концепциясен эшләде», — дип сөйләде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. 

Бу концепция салым ташламалары нәтиҗәсендә сәнәгать паркларын көндәшлеккә сәләтле итүгә юнәлдерелгән. Шул рәвешле, урыннарда халыкка эш мөмкинлекләре дә артырга мөмкин.

Татарстанның 40 районында һәм 2 шәһәр округында 105 сәнәгать паркы гамәлдә, аларда 1,5 меңнән артык резидент эшли, 32 меңнән артык эш урыны булдырылган. Бигрәк тә түбән нәтиҗәле сәнәгать парклары өчен ташламалар кирәклеге турында әйтелә.

Сәнәгать паркында эшләүче кече һәм урта бизнес субъектлары өчен салым ставкалары 1 (керемнәр өчен) һәм 5 процент (чыгым күләменә кадәр киметелгән керем өчен) күләмендә билгеләнә. Салым ставкасы сәнәгать паркы мәйданында резидентлар белән тулылык 70 проценттан  да артмаган очракта кулланыла.

Оешмалар мөлкәтенә салым һәм транспорт салымы буенча ташламалар да шундый ук шартларда билгеләнә. Өч салым ташламасын кертү нәтиҗәсендә, республика бюджетына 15,2 млн сум акча кереп бетмәс дип исәпләнә. Шулай да, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру хисабына бу югалтулар капланачак, дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100