news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать министры гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

9 февраль – Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне.

Сәнәгать министры гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады
Михаил Захаров

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль – Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Хөкүмәт исеменнән авиация хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

“Россия төбәкләре, дөньядагы илләр арасында элемтәләр булдыручы гражданлык һава флоты илнең икътисади үсешенә йогынты ясаучы мөһим факторларның берсе. Пассажирларны исән-имин йөртү, йөкләрне вакытында илтү-китерү – болар сезнең көндәлек көч түккән хезмәт. Татарстан авиаторларының һөнәри осталыгы алга таба да республиканың гражданлык флотын уңышлы үстерергә ярдәм итәчәк дип ышанам. Һөнәри осталыгыгыз, хезмәтегезгә тугрылык өчен рәхмәт белдерәм!” – диелә котлау мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot