news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать министрлыгы чит ил продуктларына бәяләрнең артуын фаразлый

Бу турыда министрлык башлыгы Денис Мантуров хәбәр итте.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россиядә чит ил продуктларына бәяләрнең акрынлап артуын кире какмый. Бу турыда министрлык башлыгы Денис Мантуров сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр дә без импорт турында сөйләсәк, әлбәттә, валюта курсларында аерма һәм дөнья базарларында төрле тенденцияләр булу сәбәпле, бәяләр акрынлап артырга мөмкин. Алар теге яки бу продукцияне сатып алган башка илләр белән бәйле», — диде ул «Россия 1» телеканалында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot