Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәнәгать һәм сәүдә министры Теләче сәнәгать мәйданчыгында эш барышы белән танышты
Утырыш ахырында министр район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Теләче, 15 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 14 февральдә Теләчегә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килде. Ул Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында - “Богородские розы” теплицасында, “ЛМР Пласт” оешмасында эш барышы белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Соңыннан министр “Дулкын” йөзү бассейнында, “Теләче- Арена” боз сараенда, “Батыр” спорт комплексында булды. Министр бу көнне Орымширмә авылы янәшәсендә урнашкан Булат Хәсәншинның сугым цехын ачу тантанасында катнашты.
Бу көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән егерме алтынчы утырышы да булды. Анда 2018 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында сүз барды.
Район Советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, районның социаль-икътисади үсешенә анализ ясады. Утырыш ахырында министр Альберт Кәримов район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз