news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тармак ветераннарын хөрмәтләделәр

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ветераннар оешмасында бүген 100 дән артык кеше исәпләнә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында да тармак ветераннарын хөрмәтләделәр. Аларга министрлык җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен министр урынбасары Гөлнара Әхмәдиева җиткерде. Министрлыкның яшь хезмәткәрләре тармак ветераннарына иң җылы сүзләрне шигырьләр, җырлар аша ирештерде.

Матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ветераннар оешмасында бүген 100 дән артык кеше исәпләнә. Валентина Спиридонова җитәкчелегендәге Ветераннар советы актив эшләп килә. Бүгенге бәйрәм кичәсе Ветераннар советының башкарган эшләренә хисабы белән башланып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot