news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "ТАССРга 100 ел" билгесен куллану кагыйдәләрен раслады

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтү 2020 елда булачак.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "ТАССРга 100 ел" билгесен куллану кагыйдәләрен раслады
100.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “ТАССРның 100 еллыгы” ирекле сертификацияләү мәгълүмат билгесен куллану шартларын раслады. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов имзалады.

Товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр, оештыру-хокукый формасына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, билгене тигез һәм ирекле нигездә файдаланырга хокуклы дип билгеләп үтелә.

"Билгене куллану аны дөрес һәм ачык сурәт белән тәэмин итә торган төрле технологик ысуллар белән башкарылырга мөмкин” — диелә документта.

"ТАССРның 100 еллыгы” логотибы Татарстан бренды танылсын өчен, ике ел дәвамында республика территориясендә ирекле сертификация буларак кулланылачак, - дигән иде элек “Татар-информ"га Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Герман Лернер.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү 2020 елда булачак.

Билге сурәте электрон рәвештә түбәндәге адреста урнаштырылган: http://100.tatarstan.ru/rus/eskiz-logotipa-100-letiya-tassr.htm.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100