Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” традицион күргәзмәсе быел исемен үзгәртте
Быелдан башлап ул “ΧΧΙ гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” исеме белән узачак
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). 8-10 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә бишенче тапкыр “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция эшләячәк. Әлеге традицион конференция белән бер үк вакытта шул ук исемдәге күргәзмә дә оештырыла иде. Ләкин быел күргәзмә исемен үзгәртеп, ул “ΧΧΙ гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” исеме белән узачак.
Оештыручылар аңлатуынча, исем үзгәртүнең сәбәбе гади: узган еллар эчендә күргәзмәнең тематикасы сизелерлек киңәйгән. Хәзер аның экспозициясе экологик һәм сәнәгать иминлеге, су чистарту технологияләре, һава бассейнын саклау, сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү технологияләре, икенчел ресурслар дигән бүлекләрне берләштерә. Быел анда катнашучылар экология һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүгә, производствода һәлакәтләр белән бәйле хәлләрне, бәхетсезлек очракларын булдырмый калуга, әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны киметүгә исәпләнгән яңа эшләнмәләр, технологияләр тәкъдим итәргә җыена. Алар арасында “Татнефть”, “Казан органиксинтез”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ, “Лагуна”, “Цитрин” (Мәскәү), “Стройхимматериалы” (Санкт-Петербург) җәмгыятьләре һ.б. булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз