news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәмрух» премиясе җиңүчеләренә бирү өчен краудфандинг ысулы белән акча җыялар

«Сәмрух» премиясендә башка елларда ата-аналар һәм катнашучылар җыйган акча ике тапкырга азрак булган.

«Сәмрух» премиясе җиңүчеләренә бирү өчен краудфандинг ысулы белән акча җыялар
Рамил Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәләт» оешмасының VI «Сәмрух» премиясендә җиңүчеләргә матди ярдәм биреләчәк. Моның өчен теләгән һәркем краудфандинг платформасында акча сала ала. Быел ул фондка 300 мең сум тупланган.

«Без „Сәмрух“ премиясен үткәрә башлаганда һәр җиңүчегә матди ярдәм бирүне билгеләдек. Ул сумманы „Сәләт“тә катнашкан яшьләр һәм ата-аналар үзләре җыя. Шундагы акча „Сәмрух“та җиңүчеләргә тапшырыла. Быел 300 мең акча килде. Беренче елда 150 мең иде», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов «Сәмрух» премиясен «Сәләт» оешмасы өчен ел нәтиҗәләре һәм яңа елга корган планнарны «Сәләт» командасы белән уртаклашу чарасы булуын әйтте.

Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, быел 13 номинация каралган. «Ел инициативасы» — яңа номинацияләр рәтенә өстәлгән. «Сәлкешләрнең яңа фикер-тәкъдимнәрен аерым билгеләп узачакбыз», — диде ул. «Ел сәлкеше», «Ел аланы», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Ел кулдашлары» һ.б. кебек номинацияләр дә бар.

Оештыручылар барлыгы 90 гариза кабул ителгәнен, шуларның җитмешен сайлап алынганы хакында сөйләде. Финалга 64 кеше үткән. Премия тантанасы 24 февральдә «Пирамида» мәдәни ачу үзәгенә узачак. Узган тантананың җиңүчесе — Рәлинә Фәвәрисова. Быел узачак премиянең режиссеры — Ислам Вәлиев.

2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларның, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Премиянең максаты — Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проекты авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100