news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

С. Өметбаев тууына 106 яшь тулды

Аның бюсты каршына чәчәкләр китерделәр

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрь көнне Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Өметбаевның тууына 106 яшь тулу уңаеннан, иҗат коллективы бөек шәхеснең туган көнендә аның бюсты каршына чәчәкләр китерде.

Театр директоры − С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р. Шәймәрданов коллективка, бу сезонда эшкә килгән яшь артистларга, Сабир Өметбаев турында тәфсилләп сөйләде.

Тантанадан соң, бер труппа Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасы белән Мамадыш районына гастрольләргә чыгып китте, дип хәбәр итә театрдан Нурсибә Адиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100