news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театры Арча һәм Балтач районнарына гастрольләргә чыкты

Тамашачыларга алар ике спектакль тәкъдим итә

 (Казан, 23 сентябрь,”Татар-информ”). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Арча һәм Балтач районнары тамашачыларына Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” һәм Ралиф Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” әсәрләре буенча куелган спектакльләрен тәкъдим итә.

Гастрольләргә кадәр минзәләләлеләр Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивалендә катнашты. Аларның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасын театр тәнкыйтьчеләре югары бәяләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”га театрдан Нурсибә Адиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot