Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сөмбел Гаффарова һәм Артур Шәйдуллин халыкара драматургия бәйгесе шорт-битенә үтте
Җиңүчеләр 15 декабрьдә билгеле булачак.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике авторы “Драма вакыты, 2017, көз” XV Халыкара заманча драматургия конкурсының шорт-битенә үткән. Конкурсның лонг-бите һәм шорт-бите исемлеге конкурсның рәсми сайтында урын алган.
Бу авторлар – Казаннан Сөмбел Гаффарова һәм Алабугадан Артур Шәйдуллин. Сөмбел Гаффарова «Рыба-Тишь» дип аталган балалар өчен пьеса белән катнашкан. Артур Шәйдуллинның конкурска юллаган әсәрләре арасыннан “На закате” драмасы шорт-биткә үткән.
Конкурска кабул ителгән бөтен пьесалар белән дә «Театральная библиотека Сергея Ефимова» Интернет-порталында танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр 15 декабрьдә билгеле булачак.
Мәгълүмат өчен. «Драма вакыты» заманча драматургия конкурсы яңа заманча пьесаларны һәм талантлы авторларны ачыклау максатыннан уздырыла. Бәйге ел әйләнәсе бара һәм шартлы рәвештә ел фасыллары белән билгеләнә. Пьесалар өч номинациядә кабул ителә: Пьеса, кече форматлы пьеса (монопьеса) һәм балалар театрлары өчен пьесалар.
Конкурска кабул ителгән бөтен пьесалар белән дә «Театральная библиотека Сергея Ефимова» Интернет-порталында танышырга мөмкин.
Конкурсның рәсми сайты мәгълүматларына караганда, конкурсның көзге этабына 142 автордан 180 пьеса килгән. Шорт-биткә 26 пьеса кергән. Хәзерге вакытта кышкы этапка әсәрләр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз