news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөмбел Гаффарова: «Килмешәк» спектакленә пьесаның кайбер сәхнәләре кермәде

“Режиссерың үз күзаллавы бар. Мин моны дөрес кабул итәм", - ди автор.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Камал театрының кече сәхнәсендә журналистларга Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектаклен тәкъдим иттеләр. Ул - Норвегия-Кытай-Россиянең уртак проекты нигезендә язылган пьеса. Проект шартлары буенча бу спектакль Кытайда фестивальдә катнашачак. Пьеса миграция темасына язылган.

«Бу спектакльнең сәхнәләштерелүе минем өчен зур бәхет булды. Мин моны ничә еллар көттем», – диде Сөмбел Гаффарова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Иҗат җимешемне шундый режиссерның куюы, шундый мәртәбәле артистларның уйнавы, шундый сәхнәдә булуы – бу, әлбәттә, минем өчен зур бүләк, зур бәхет. Мин куанам, минем өчен барлык туганнарым шатлана.


17 октябрьдә безнең әниебезнең вафатына 11 ел була. Бу көнне спектакль тамашачыга өченче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Миңа калса, әни исән булса, миннән дә күбрәк куаныр, бу – аның иң бәхетле көне булыр иде. Иманым камил, әнием мине күреп ята, белә, мин шатланган өчен шатлана. Тамашачылар да бу пьесаны кабул итсә иде. Бу – минем йөрәгем аша уздырган пьеса.

Автор сүзләренчә, сәхнәдә дә, пьесада да концлагерьның вәхшилеге күрсәтелмәгән диярлек.

“Әмма мин концлагерьлар турында бик күп документлар табып өйрәндем, концлагерьны кичкән кешеләр белән әңгәмәләр укыдым, аларның истәлекләре белән таныштым. Коточкыч хәлләр! Боларны белеп язу, минем баш героем нинди концлагерьда булган икәнен аңлап язу, ул ниләр кичергәннәрне йөрәгем аша уздыру җиңелләрдән булмады. Кайбер сәхнәләрне мин елый-елый яздым. Артистларның беренче һәм соңгы репетицияләрендә булдым. Ул сәхнәләрне мин еламыйча карый алмадым. Белмим, тамашачы ничек кабул итәдер. Аларга да минем хисләрем, кичерешләрем, сызлануларым барып җитә алырмы? - дип уйлана автор.

Спектакльгә бөтен сәхнәләр дә кереп бетмәгән.


“Күпмедер өлеше кыскартылды, берничә герое да алынды. Кайбер сәхнәләрне яңадан яздым. Чөнки режиссерның үз күзаллавы бар, мин аны дөрес караш дип кабул итәм.

Тамашачы бу язмышлардан гыйбрәт алсын иде. Сугышлар булмасын иде. Ачы язмышка дучар булган 18 яшьлек егет-кызларны, аларның әниләрен, туганнарын онытмасыннар иде. Чөнки алар тормышның ямен күрә алмыйча яшәде. Безгә тормышның ямен күрергә насыйп булсын. Мондый вәхшилекләр безнең тормышта кабатланмасын иде, – дигән теләктә кала Сөмбел Гаффарова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100