news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөмбел Гаффарова: «Килмешәк» драмасының нигезендә абыем Нәкыйпнең ачы язмышы ята

Бүген Г.Камал сәхнәсендә авторның «Килмешәк» берактлы драмасын журналистларга тәкъдим иттеләр

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” берактлы драмасын журналистларга тәкъдим иттеләр. Әлеге спектакль – театрның 112 сезонының беренче премьерасы.

Спектакль мөһаҗирлек темасына багышланган. Вакыйгалар туган җиреннән аерылган Нәкыйп образы, аның хис-кичерешләре аша гәүдәләнә.

Сөмбел Гаффарованың әлеге дебют спектакле Кытайда узган мастер-класслар нәтиҗәсе буларак язылган.

“Былтыр Камал театрыннан шатлыклы хәбәр килде. Анда драматургларга Кытайда һәм башка илдә пьесаларны сәхнәләштерү мөмкинлеге турында әйтелгән иде», – диде Сөмбел Гаффарова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Без теләсә нинди пьесабызның бер күренешен инглизчәгә тәрҗемә итеп, театрга тәкъдим итәргә тиеш идек. Бары тик бер драматургка кына Кытайга барып, мастер-классларда катнашу бәхете тәтиячәк”.

Автор сүзләренчә, «New text. New stage» – «Яңа текст. Яңа сәхнә» дип исемләнгән мастер-класслар беренче мәртәбә 2013 елда Пекинда узган. Ул вакытта анда дүрт язучы чакырулы булып, ике пьеса сәхнәгә куелырлык дип табылган. Берсе Кытайда, икенчесе – Кытайда һәм Норвегиядә. Ә бу юлы Россиядән Г. Камал театры партнер итеп чакырылган.

«Пекиндагы беренче мастер-класста оештыручылар иҗатыбыз, язу стильләребез белән танышты. Моңарчы язылган пьесаларыбызның берәр күренеше турында фикер алышып, тамашачылар өчен сәхнәдә ачык уку әзерләнде. Моның максаты: язучыларны үзара таныштыру, яңа текстларга илһам бирү. Мастер-класска җыелган драматурглар сигез универсаль, ягъни дөньяның теләсә нинди почмагында аңлашыла торган пьесалар язарга тиеш.

Язылачак әсәрләрнең темасы миграция икәнен әйткәч, авторлар аптырап кала. Бу аптырауны җиңәр өчен, оештыручылар катнашучыларга миграция турында лекцияләр укый.

«Көннәрдән бер көнне пьеса геройларының үз янымда бөтерелүен аңладым. Күптән талпынсам да, моңарчы үземдә бу теманы ерып чыгарлык көч тапмый идем. Дәү әниемнең сугышта хәбәрсез югалган 18 яшьлек абыйсы – Нәкыйпнең язмышы язарга этәргеч бирде. Пьесамда, концлагерьдан азат ителгәч, ул башка илгә качып китәргә мәҗбүр була. Әлеге темага язарга алынгач, интернетны актардым, концлагерьда исән калган кешеләрнең истәлекләре белән кызыксындым, документлар белән таныштым, фотоларын карадым. Игътибар итсәгез, пьесамда коточкыч күренешләр дә, сугыш кыры да юк. Әмма башыннан ахырына кадәр шул чор кешеләрен, алар кичергәннәрне йөрәгем аша уздырып, күз яше аралаш яздым», – диде автор.

Исегезгә төшерәбез, “Килмешәк” спектакле Камал театрының кече сәхнәсендә 14,15,17 октябрь, 3, 29 ноябрь көннәрендә күрсәтелә. Яшь чикләве 12+. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100