news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара

Татарстанның Мамадыш районында Зифа Кадыйрова романы буенча фильм төшерелә.

«Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара
Рамиль Гали

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелә торган «Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара. Хәзерге вакытта кино төшерү төркеме Мамадыш районының Шәдче һәм Җөри авылларында эшли.

«Минем Сөмбелем ихлас, яхшы күңелле, намуслы кеше. Ул йөрәге кушканча яши, тормыш авырлыклары аны сыйндырмый, ә ныгыта гына. Ул авырлыкларны җиңеп алга бара, күңеле аның чиста булып кала. Бүгенге дөньяда бу сирәк сыйфат. Минем типаж бу рольгә туры килде һәм мин моңа бик шатмын. Миңа бу роман бик ошады. Биредәге атмосфера бик ошый», - ди Сабина Асанова.

Сабина Асанованың ата-бабалары Кырымнан, ул Үзбәкстан Яшьләр театрында эшли, рус телендә уйный, кырымтатар телендә дә сөйләшә. Сабина үзенең Үзбәкстанда кинода бик күп төшә алмавын, чөнки типажы үзбәк артистларына охшамаганлыгын әйтә. Россиядә беренче тапкыр булуы.

«Халыкара проектлар зур тәҗрибә һәм зур дәрәҗә. Мин Татарстан актерлары белән таныштым һәм алга таба да аралашып яшәрбез дип уйлыйм. Партнерларым да театр актерлары булуы да бик яхшы, бер-беребезне яхшырак аңларбыз», - ди Сабина Асанова. Сабина Асанованың партнерлары – Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов һәм Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев.

«Шушы көннәрдә Үзбәкстаннан тагын берничә актер киләчәк. Кино төшерү төркеме Мамадыш районында июль ахырына кадәр эшләячәк. Бу вакытта Сабина Асанова катнашкан кадрлар төшереләчәк», - ди генераль продюсер Миләүшә Айтуганова. Аннары төшерү төркеме эшне Үзбәкстанда дәвам итәчәк. Чөнки сюжет буенча Сөмбел яшь баласы белән Бохарага күченеп китә.

  • «Сөмбел» фильмы – Татарстан белән Үзбәкстанның копродукциясе булачак. Продюсерлар Миләүшә Айтуганова һәм Улугбек Абдуллаев проектка зур өметләр баглый. Фильмның режиссерлары үзбәк режиссеры Рәшит Маликов һәм Татарстаннан Рамил Фазлыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100