news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәмәйдә “Татар кызы-2019” бәйгесен Сабан туе көнне оештырачаклар

Конкурста барлыгы ун татар кызы көч сынашачак.

Сәмәйдә “Татар кызы-2019” бәйгесен Сабан туе көнне оештырачаклар
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казахстанның Сәмәй шәһәрендә тугызынчы тапкыр “Татар кызы” конкурсы үткәреләчәк. Ул быел Сабантуй көнне узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сәмәйдәге Татар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Әлфия Дәүләтшина сөйләде.

Традицион “Татар кызы” бәйгесе быел Сабантуй кысаларында 23 июнь көнне Үзәк яр буе мәйданында уздырыла. Бәйгедә өч шәһәр мәктәбеннән ун татар кызы катнаша. Алар өчен төп таләп – милли киемдә булу, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләрен һәм татар телен белү”, - диде ул.

Әлфия Дәүләтшина сүзләренчә, конкурс елдан-ел үсеш ала. “Балаларыбыз илнең генә түгел, милләтнең дә патриотлары булуларын телибез. Шуңа күрә без аларда милләткә, йолаларга мәхәббәт уятырга тиеш. Бу бәйгене без үзгәртмәскә тырышабыз, ел саен уздырабыз”, - диде оештыручы.

Оештыручылар сүзләренчә, конкурс биш этаптан гыйбарәт. Татар кызлары жюри әгъзаларына татар телендә презентация тәкъдим итәргә, иҗади номер белән чыгыш ясарга, татар теле һәм мәкаль-әйтемнәр буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. Моннан тыш алар өйдә әниләре белән милли ризык та пешереп киләчәк.

Әлфия Дәүләтшина татар халкын Сәмәй Сабан туена чакырып калды. “Милли бәйрәмебез 10:00 сәгатьтә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Сабан туйда татар музее, “Сабантуй тарихы: үткәне һәм бүгенгесе”, “татар өе”, яшьләр сәхнәсе, дискотека кебек мәйданчыклар эшләячәк”, - диде ул.

“Мәйданчыкларда милли уеннар да үткәреләчәк. Кул көрәштерү, аркан тарту, гер күтәрү, татарча көрәш, иске татар уеннары булачак. Милли костюм конкурсы да үтәчәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк”, - диде Әлфия Дәүләтшина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100