news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәмәй шәһәрендә Казахстан Бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган хисап концерты булды

Сәхнәдә классик композиторлар иҗат иткән, заманча музыкаль әсәрләр, татар халык җырлары яңгырады.

Сәмәй шәһәрендә Казахстан Бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган хисап концерты булды
tatar-congress.org

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Сәмәй каласы «Татар сәнгать мәктәбе» шәһәр Мәдәният сараенда Казахстан Республикасы Бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган хисап концерты үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт башланыр алдыннан залда чыгыш ясаучыларның әби-бабайлары, әти-әниләре, дуслары, кунаклар җыелды. Залда балалар да, өлкәннәр дә күп иде. Концертта мәктәптә тәрбияләнүчеләр генә түгел, педагоглар үзләре дә катнашты. Алар арасында баянчылар, думбрачылар, «Гөрләвек», «Борчаклар», «Горошинки» ансамбльләрен атап үтәргә мөмкин.

Концертта фортепиано, скрипка, флейта, гитара һәм башка музыка коралларында башкарылган әсәрләр яңгырады, кичә төрле биюләр белән үрелеп барды. «Татар сәнгать мәктәбе» - балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә шәһәрнең әйдәп баручы учреждениеләреннән берсе.

Сәхнәдә классик композиторлар иҗат иткән, заманча музыкаль әсәрләр, татар халык җырлары яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100