news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәмәй баянчысы Рәшит Атногулов үзенең юбилеен укытучысы белән бәйрәм иткән

Рәшит Атногулов 30 елдан артык Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбендә эшли.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Татар сәнгать мәктәбендә 30 елдан артык укытучы, мәктәп директорының урынбасары булып эшләгән баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Атногуловның юбилей кичәсен бәйрәм иттеләр, дип хәбәр итә “Хак” Казахстанның татарлар һәм башкортлар ассоциациясе.

Шәһәрнең Мәдәният сараенда оештырылган концерт программасы ике көнгә сузылды. Рәшит Атногулов 50 яшьлек гомер бәйрәменә  укытучысы – композитор Великан Шишовны да чакырды. Заманында Сәмәйдә, ягъни Семипалатинскида яшәгән бу музыкант, 90нчы елларда гаиләсе белән Красноярск краена күченгән. Аңа да инде 80 яшь тулган. Шулай итеп, Сәмәй татарлары ике юбилейны бергә үткәрде.

Сәмәйдә 22 ел булмаган Великан Шишовка хәләл җефете Александра Ильинична белән бәйрәмгә килергә Габделхак Ахунҗанов  җитәкчелегендәге “Хак” ассоциациясе ярдәм итте. Татар сәнгать үзәге нәкъ әлеге Ассоциация карамагында эшли.

Бүген Рәшит Атногулов Мәдәният сараеның “Илһам” баянчылар ансамблен дә җитәкли. Кичәдә баянчының укучылары, иҗатташ дуслары, “Иртыш моңнары”, “Истәлек” һәм “Илһам” халык ансамбльләре чыгыш ясады. Программада шулай ук Великан Шишовның җырлары һәм инструменталь әсәрләре, Рәшит Атногулов эшкәртүендәге көйләр яңгырады. Рәшит Атногуловка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлау хаты да ирештерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100