news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәмәрканд һәм Фирганәдән Казанга өстәмә рейслар ачыла

Казанга рейслар саны арту Үзбәкстан һәм Татарстан арасында икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрнең активлашуы белән бәйле.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Үзбәкстан Милли авиакомпаниясе Сәмәрканд-Казан-Сәмәрканд һәм Фирганә-Казан-Фирганә юнәлешләрендә өстәмә рейслар ача, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Сәмәрканд-Казан» рейсында пассажирларга А320 авиалайнеры – якшәмбе, ә «Фирганә-Казан» маршрутында сишәмбе һәм җомга көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта «Ташкент-Казан» маршруты да гамәлдә.

Казанга рейслар саны арту Үзбәкстан һәм Татарстан арасында икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрнең активлашуы белән бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның сентябрендә әлеге илгә рәсми сәфәре барышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашкан иде. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Сәфәр кысаларында шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстанның бизнес даирәләре вәкилләре катнашында эшлекле форум узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot