news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәлкешләр җыйган акчаны «Сәмрух» тантанасында җиңүчеләргә премия итеп бирәчәкләр

 Приз фондына 500 мең сум акча җыелган.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Бүген Казанда VII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы узачак. «Сәмрух» җиңүчеләренә акчалата премияләр дә тапшырыла.

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, премиянең һәр номинациясендә җиңгән лауреатка статуэткадан кала, акчалата премия дә тапшырылачак. Моның турында министр «Татар-информ»да журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Иң зур бүләк — статуэтка. Шулай ук җиңүчеләргә акчалата премиялә дә тапшырылачак. Сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр үзләре махсус сайтта премия фонды туплады. Бу сайтта премия фонды өчен һәркем үз тарафыннан акчалата ярдәм кушып җибәрә ала. Бугенге көндә 500 мең сумнан артык акча җыелган», — дип сөйләде ул.

Искәртеп узабыз, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт клубларын 2015 елдан башлап «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot