news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлим Назин Пермьнең Барда районында археологик һәйкәлләрне өйрәнергә өндәде

«Археологик һәйкәлләр Барда территориясендә генә дә илледән артык. Алар аз өйрәнелгән», — диде Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте вәкиле.

Сәлим Назин Пермьнең Барда районында археологик һәйкәлләрне өйрәнергә өндәде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пермь ягы төбәкчесе, Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Сәлим Назин Пермь өлкәсе Барда районында археологик һәйкәлләрне өйрәнергә чакырды. Бу хакта ул «Яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

«Археологик һәйкәлләр Барда территориясендә генә дә илледән артык. Алар аз өйрәнелгән. Безнең районда Удмуртия республикасыннан Удмурт университеты археологлары эшли. Татарстан Республикасыннан да археологлар эшләсә, яхшы булыр иде. Бу кызыграк булыр иде. Шундый ук эзләнүләр белән башкорт дусларыбыз да шөгыльләнеп ала», — диде.

Сәлим Назин Пермь төбәгенә галим Марсель Әхмәтҗанов барганын, Татарстанның Фәннәр Академиясе «Милли мәдәни мирасыбыз» китабын бастырганын искәртте. «Бу китапта Марсель Әхмәтҗанов Пермь краендагы кабер ташларындагы мәгълүматларны бастырып чыгарган», — диде Назин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100