news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

С.Лавров стратегик кораллар буенча яңа килешүне эшләүдә РФ һәм АКШның алга китүен раслый

РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон белән сөйләшүләрдән соң әнә шулай дип белдерде

(Казан, 13 октябрь, “Татар–информ”). Россия һәм АКШ стратегик һөҗүм итү коралларын чикләү турындагы яңа килешүне әзерләүдә алгарыш кичерсә дә, проблемалар бар әле. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон белән сөйләшүләрдән соң әнә шулай дип белдерде.
“Бездә сизелерлек алга китеш бар, – диде ул. – Без әлеге эшне үз вакытында, ягъни быелның 5 декабренә кадәр төгәлләү өчен барысын да эшләячәгебез турында килештек”.
Россия һәм АКШ ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча уртак комиссиянең эш тәртибен раслады. Лавровның сүзләренә караганда, ул 16 эшче төркемнән гыйбарәт булачак. “Аларның 9 ы үзләренең тәүге утырышларын үткәрде инде, калганнары быелның октябрь – ноябрь айларында узачак”, – дип өстәде Россия министры.
Лавровның сүзләренчә, Россия һәм АКШ Американың ракеталарга каршы оборона буенча яңа планнары контекстында ракеталар таралу куркынычын анализлауда уртак эшне дәвам итәргә әзер, дип хәбәр итә ИТАР–ТАСС.
Үз чиратында, дәүләт секретаре АКШ атом–төш куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Россия белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә, диде. “Безгә киләсе елда Вашингтонда куркынычсызлык саммитына әзерлек буенча хезмәттәшлек итү мөһим”, – диде Х.Клинтон.
“Безнең экстремизм, наркотрафик, террорчылык куркынычы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча бурычлар уртак, – дип өстәде дәүләт секретаре. – Без Иран үткәрә торган сәясәткә карата тирән борчылу белдерәбез. Безгә әлеге мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итү мөһим”.
“Россия һәм АКШ ракеталарга каршы оборона мәсьәләләре буенча актив хезмәттәшлек итә, – дип ассызыклады Клинтон. – Мондый хезмәттәшлек безнең өчен дә, Россия өчен дә мөһим. Без мәгълүматлар белән алмашу үзәге төзергә әзерләнәбез”.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100