news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек үзәгендә организм мөмкинлекләрен белеп булачак

Бүген Республика профилактик медицина үзәгендә Сәламәтлек үзәген тантаналы төстә ачу чарасы узды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика профилактик медицина үзәгендә Сәламәтлек үзәген тантаналы төстә ачу чарасы узды. Анда рәсми затлардан ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе башлыгы Рөстәм Сәфиуллин катнаштылар.
Татьяна Ларионова журналистларга биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының шундый үзәкләр ачылу белән тәмамлануы аеруча шатландыра. “Андый Сәламәтлек үзәкләре халкыбызга бик кирәк. Чөнки һәр кеше үзенең генә түгел, туганнары сәламәтлеген дә кайгырта. Хастаханәләрдә, сырхауханәләрдә кеше авыру турында белү, аны табиблар күзәтүе астында дәвалау мөмкинлеген ала. Монда исә кеше үзенең сәламәтлеген тикшерә, алга таба сәламәт яшәү рәвешен алып баруга кагылышлы киңәшләр ала. Бүген үзәк алдына куелган бурычлар әле анык тәгаенләнмәгән. Вакыт ничек эшләргә, нәрсәгә әһәмият бирергә кирәклеген күрсәтер әле. Иң мөһиме – сәламәт булуның яшәү рәвешенә әверелә баруы”, - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.
Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, Сәламәтлек үзәкләре кешегә аның организм мөмкинлекләрен белергә ярдәм итәчәк. “Быелның 6 аенда гына татарстанлылар 1,5 миллиард сумга тәмәке сатып алды. Әлбәттә, бу начар гадәттән халкыбызны арындырырга кирәк. Үзәкләрнең бурычы әнә шул да булачак. Безнең яшәү сыйфатын күтәрергә үзәк белгечләре ярдәм итәчәк. Республикабызда һәр үзәк 200 мең кешене кабул итә алыр дип ышанабыз”, - диде министр.
Республика профилактик медицина үзәге баш табибы Ринат Таҗиев сүзләренә караганда, Казанның Нәриман урамындагы Сәламәтлек үзәге инде декабрь башыннан ук эшли башлады. Әлбәттә, кирәкле җиһазларның барысы да әле бу көннәрдә генә килде. Алай да, үзәккә ярдәм сорап инде 60ка якын кеше мөрәҗәгать итте. “Бүген үзәкнең төп максаты – кешедә үз сәламәтлеген саклау һәм кайгырту культурасын күтәрү, алга таба яшәү рәвешен билгеләргә ярдәм итәчәк шәхси профилактик программаларны эшләү. Шуңа күрә без үзәккә авыру кешене түгел, ә сәламәт кешене чакырабыз. Килгән кеше 1,5 сәгать эчендә функциональ диагностика мөмкинлекләреннән файдалана, организмны тикшерә, табибтан индивидуаль киңәшләр ала алачак”, - дип ассызыклады Ринат Таҗиев. Көн саен үзәк табиблары 20гә якын кешене кабул итәр дип өметләнелә. Киләсе елдан балаларны да карау планлаштырыла. Җиһазларга килгәндә, үзәк өчен алар федераль һәм республика бюджеты акчасына сатып алынды. Алар арасында кардиочек, кардиотренажер керә торган зур программа комплексы, ангиотест һәм башкаларны атап була. Кеше психофизиологик һәм соматик сәламәтлеге дәрәҗәсен бәя бирү өчен аппарат-программма комплексы ярдәмендә тикшереләчәк. Аның организмының функциональ һәм адаптация мөмкинлекләре билгеләнәчәк. Пациентның канындагы шикәр һәм холестерин күләмен, кан тамырларында кан агышын, май, мускул тукымасы һәм су нисбәтен дә тикшерү планлаштырыла. Иң мөһиме, йөрәк, кан тамырлары, сулыш алу системасы халәтен дә белеп була. Табиб, тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, риск факторларын, сәламәтлек дәрәҗәсен бәялиячәк, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча киңәшләрен бирәчәк. Сәламәтлек үзәгендә бушлай тикшерелергә була. Үзәк иртәнге сәгать 8дән кичке 19 сәгатькә кадәр эшләр дип көтелә. Приемга 570-55-08 телефон аша һәм www.rcmprt.e-web.ru сайтында язылып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100