news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре спорт ярышларында көч сынашачак

“Сәламәтлек-2011” спартакиадасының өченче йомгаклау этабын уздыру планлаштырыла

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында “Сәламәтлек-2011” спартакиадасының соңгы йомгаклау этабын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узган. Агымдагы елның октябрь башына билгеләнгән ярышларда сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре катнашачак.
Министрлыкның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, өченче этапта республика районнарыннан, алдагы ике этапта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 700 гә якын спортчы катнашуы көтелә. Өченче этап ике өлешкә бүленеп уздырылачак. Беренче көн шахмат, өстәл теннисы, волейбол, йөзү буенча ярышларга багышланса, икенче көнне эстафета, канат тарту буенча ярышлар көтелә, шулай ук спартакиаданы тантаналы төстә ябу һәм бүләкләр тапшыру каралган. Ярышлар Казанның төп спорт мәйданнарында үткәреләчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot