news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министры юл һәлакәтендә зыян күрүчене хастаханәгә китергән

Фаҗига сәбәпчесе Марат Садыйков барган машинаны узып китмәкче булган һәм каршы яктан килә торган машинага бәрелгән.

Сәламәтлек саклау министры юл һәлакәтендә зыян күрүчене хастаханәгә китергән
шаһитлар

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казан-Оренбург трассасының 37 нче чакрымында транспорт һәлакәте кичә булган. Автобус каршы якка чыга һәм җиңел машина белән бәрелешә. Авариядә Opel маркалы җиңел автомобиль йөртүче хатын-кыз җәрәхәт алган.

57 яшьлек хатын-кыз күп кенә имгәнүләр алган. Транспорт һәлакәте урынында ярдәмгә туктаган икенче бер машина йөртүчесе аны хастаханәгә алып киткән. Бу «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фаҗига шаһитләре сөйләде.

«Ир зыян күрүчене карады, авариядә башка берәү дә зыян күрмәвенә инангач, ашыгыч ярдәм көтмичә, хатын-кызны үз автомобилендә хастаханәгә алып китте. Ир-ат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйковка бик охшаган иде», - дип сөйләде шаһитлар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ачыклаганча, юлда ярдәм күрсәткән ир-ат, чыннан да, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков булган. Авария аның күз алдында булган. Автобус министр барган машинаны узып китмәкче булган һәм каршы яктан килә торган машинага бәрелгән.

Марат Садыйков зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә илтә, анда аңа вакытында ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итте агентлык чыганагы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100