news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министры яшьләрне районнарга торак белән җәлеп итү тәкъдимен кертте

Медицина кадрларына кытлыкны бетерү өчен максатчан стипендия бирергә кирәк, дип саный министр.

Сәламәтлек саклау министры яшьләрне районнарга торак белән җәлеп итү тәкъдимен кертте
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан районнарында медицина кадрларына кытлыкны бетерү һәм яшь белгечләрне җәлеп итү өчен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә торак, максатчан стипендия бирергә кирәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый фикердә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 10 мең кешегә 35 табиб һәм 90,7 урта звено медицина хезмәткәре туры килә. 2018 елда поликлиникалар уртача 69,8, стационарлар 61 процентка кадрлар белән тәэмин ителгән. Питрәч, Саба Үзәк район хастаханәләре тулысынча диярлек (90% тан артык) кадрлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук Питрәч, Югары Ослан, Актаныш, Кайбыч Үзәк район хастаханәләре стационарлары да кадрларга кытлык кичерми.

Республикада медицина хезмәткәрләрен районнарга җәлеп итү өчен “Земский доктор” программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы алты елда Татарстанда бу программа буенча 551 табиб эшли. Биектау, Яшел Үзән, Актаныш, Мөслим һәм Питрәч районнары программада катнашу буенча лидерлар булып тора.

Киңәшмәнең узыдырган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табиблар җитмәү кискен проблема диде. Аның сүзләренчә, республика бюджетыннан поликлиникаларның капиталь ремонтына һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә шактый акча бүлеп бирелә. Әмма кадрлар җитмәүгә район башлыклары җаваплы.

“Табиблар җитмәү – ул демография мәсьәләсе, гомумән безнең гражданнарның тормыш сыйфаты мәсьәләсе!” – диде Рөстәм Миңнеханов. Киңәшмә вакытында ул табиблар җитмәү проблемасын күрсәтеп, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт районнары җитәкчелеге белән элемтәгә керде. Белгечләрне республикада ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча яңадан әзерләүгә игътибар бирергә тәкъдим итте.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100