Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны прививка кампаниясен хупларга өндәде
2020 елның көзендә Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел көз Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар. Республика халкына бу кампанияне хупларга кирәк, чөнки коронавирус пандемиясе фонында грипп тагын да куркынычрак. Мондый фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.
«Мин халыктан көзен грипптан күмәк вакцинация кампаниясен хуплауларын сорыйм. Беренче чиратта, бу без гриппка каршы тора алсын өчен эшләнелә, ул да, коронавирус белән бергә, кеше сәламәтлеге өчен кайтарып булмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде Альмир Абашев.
Аның сүзләренчә, кеше бу ике авыруны параллель рәвештә кичерә ала, шуңа күрә грипптан прививка бөтен кешегә дә ясалырга һәм халык та бу эштә актив катнашырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз