news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министры Татарстанда үлем югары дәрәҗәдә дигән шикләрне таратты

Идел буе округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр, ә туу буенча иң югары саннар – Татарстанда.

Сәламәтлек саклау министры Татарстанда үлем югары дәрәҗәдә дигән шикләрне таратты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада үлем күрсәткечләре югары дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

“Кичә массакүләм мәгълүмат чараларында “безнең республикада үлем югары” дигән мәгълүмат таралды. Росстат мәгълүматлары буенча, быел 9 айда Идел буе федераль округында үлем буенча иң түбән күрсәткечләр - Татарстанда. Ул 11,7не тәшкил итә. Без бу күрсәткеч буенча Россиядә 25нче урында”, - диде министр.

  • 1 мең кешегә 11,7 үлем очрагы туры килә.

Марат Садыйков әйтүенчә, бүген туу кимесә дә, ун ай нәтиҗәләре буенча табигый үсеш күрсәткече 0,3гә тәңгәл. 

  • 2018 елның 9 аенда Татарстанда 34 994 мең сабый туган, 34017 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot