news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде

Марат Садыйковны билгеләү турындагы указны бүген Президент имзалады.

Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.

7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.

2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..

2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot