news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министры Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенә яңа җитәкче билгеләде

Идарәне 12 ел дәвамында Ирина Малышева җитәкләгән иде.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министры Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенә Елена Әхмәтҗанованы җитәкче итеп билгеләде. Бу хактагы боерыкны ведомство җитәкчесе Марат Садыйков имзалады.

  • 41 яшьлек Елена Әхмәтҗанова 2013 елдан башлап Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары булып эшләгән. 2017 елның июненнән учреждениенең кардиология хезмәтен җитәкләгән. Ул Казан Сәламәтлек саклау идарәсе Мактау грамотасы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы хакимияте Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Элек Идарәне 12 ел дәвамында Ирина Малышева җитәкләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot