news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы коронавирусның төп симптомын атады

Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы өчен хас билгеләр күренү белән белгеч шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Тын кысылу яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы үсеш алуы турында белгертергә мөмкин. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында шулай дип белдерде.

«Иң мөһим симптом – югары температура һәм ютәл түгел, ә тын бетү», - дип искәртте табиб.

Һава җитмәгән кебек хис итсәң, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100