news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы яман шеш үсү сәбәбен әйтте

Андрей Каприн тәмәке тартуны, алкогольне һәм папиллома вирусын онкология авыруы үсешенең төп факторлары дип саный.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Яман шеш барлыкка килүгә йогынты ясаучы төп факторлар - тәмәке тарту, алкоголь куллану һәм папиллома вирусы. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-онкологы Андрей Капринга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Шуны аңларга кирәк: якынча 15 процент – ул безнең генотип, ә калганы - яшәү рәвеше. Бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан расланган. Яман шеш барлыкка китерә торган төп факторлар - тәмәке тарту, алкогольне чамадан тыш куллану һәм папиллома вирусы», - дигән ул Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясаганда.

Карпин сүзләренчә, онкология авырулары шулай ук химик матдәләр, мәсәлән, асбест яки буягычлар тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин. Кайбер очракларда, кызыл итне чамадан тыш куллану яман шеш үсешенә китерә, дип өстәгән ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot